В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сессия эшендә катнашу өчен 380 ирекле ярдәмчене җәлеп итү планлаштырыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Казанда 19 нчы июньнән 30 нчы июньгә кадәр узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясенә волонтерлар җыю башланды. Эшкә өч юнәлеш буенча 380 ирекле ярдәмчене җәлеп итү планлаштырыла: волонтер-атташелар, сервис юнәлешләре һәм рәсми программалар волонтерлары.
Волонтер булырга теләүчеләргә сайтта шәхси кабинет булдырырга, ә аннары рекрутинг кампаниясе кысаларында әңгәмә узарга кирәк, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Бу сессия 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышлана. Анда 4 меңгә якын делегат катнашыр дип көтелә. Сессиянең төп пленар утырышларын уздыру мәйданчыгы «Казан Экспо» күргәзмә үзәге булачак.