В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
27 нче февраль көнне икенчел чималны кабул итү буенча контактсыз мобиль пункт эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). 27 нче февраль көнне икенчел чималны кабул итү буенча контактсыз мобиль пункт эшләячәк. Икенчел эшкәртү өчен әйберләрне Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең ябык парковкасында тапшырырга мөмкин булачак.
Эшкәртүгә Tetra Pak, шешә капкачлары, йомшак пластик (шул исәптән документлар өчен файллар, ертылмый торган конфет кәгазьләре, кием-салым өчен вакуум пакетлар), алюминий, металл, фольга, макулатура, техника, ручкалар, фломастерлар һәм башкалар кабул ителәчәк. Шулай ук ватылмаган кокос кабыгы, чиста кара капрон колготкилар һәм дарудан бушаган блистерлар тапшырырга мөмкин булачак. Икенчел чималны тапшыруга ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеге турында белешмәлектә белергә була.
Экологик акциядә «2» һәм «4» маркировкалы каты пластик, пыяла, ПЭТ-шешәләр, органика, шулай ук ватык савыт-саба кабул ителмәячәк. Шулай ук полистирол, пенопласт, теләсә нинди уенчыклар, велосипедлар һәм теш щеткаларын тапшырырга ярамый.
Экологик акция 10:00 дән 13:00 гә кадәр узачак, катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Акциядә катнашучыларның барысына да битлектән булырга һәм 2 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне сакларга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.