В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция 1-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Татарстанда 1-нче июньдә башланган «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә. Анда катнашучылар инде 800 кг макулатура җыеп өлгергән. Барлык җыелган акчалар катлаулы чир белән авыручы балаларны дәвалауга - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында тәрбияләнүчеләрне сәламәтләндерүгә юнәлдереләчәк.
Казаннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән беренче ел гына уздырыла торган акциягә Әгерҗе, Арча, Чүпрәле, Чистай, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылган.
Акциягә кушылган күп кенә татарстанлылар макулатура сыйфатында иске татар һәм гарәп телләрендәге борынгы китапларны да китергәннәр. Китапларны алга таба өйрәнү өчен белгечләргә тапшыралар, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Шулай ук Коръән аятьләре һәм хәдисләр язылган аерым кәгазьләр һәм китаплар җыю оештырыла.
Макулатураны Тукай урамы, 89 адресы буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Акция 1-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7(843)237-86-18, +7(927)033-31-42.