В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый мөмкинлек кушымта яңартылганнан соң барлыкка килгән
Денис Гордийко фотосы
«Казан паркингы 2.0», «Горпарковки» кушымталары аша муниципаль парковка өчен түләгән һәм автомобильнең дәүләт номеры яки парковка зонасы номерында хата ясаган автомобиль хуҗалары аны көн ахырына кадәр төзәтә ала. Исегезгә төшерәбез, мондый мөмкинлек 2024 елның июлендә кушымталар яңартылганнан соң барлыкка килде. Аның ярдәмендә 15 мең 550 машина йөртүче штрафтан котылган.
Мобиль кушымталар аша түләгән затлар әлеге транзакцияләргә үзгәрешләр кертә ала. Мондый мөмкинлектән тәүлегенә бер тапкыр, җирле вакыт белән 23:59 сәгатькә кадәр файдаланырга була.
Смс-хезмәт, паркомат яки башка ысуллар ярдәмендә парковка өчен түләгән затларның шулай ук хатаны төзәтү мөмкинлеге бар. Моның өчен парковка киңлекләреннән файдаланучылар дөрес мәгълүматларны күрсәтеп, Транспорт комитетына гариза язарга тиеш. Хатның хата ясалган көнне 23.59 сәгатькә кадәр Комитетның интернет-кабул итү системасы аша җибәрелүе мөһим.
Исегезгә төшерәбез, Казанның муниципаль парковкаларыннан көн саен 90 мең кеше файдалана.
Түләүле парковкаларның эше турында өстәмә мәгълүмат алу өчен машина йөртүчеләргә +7 (843) 204-39-30 телефон номеры аша элемтә үзәгенә шалтыратырга киңәш ителә.