Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Татарстанда талпан вирус энцефалитын профилактикалау темасына кайнар линия эшли башлады. Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия 29-нчы майга кадәр эшләячәк. Шәһәр халкы үз сорауларын көн саен 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон номерлары буенча бирә ала: +7(843)238-53-68 һәм +7(843)238-21-74.
Быел Татарстанда медицина ярдәме сорап 1203 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 313 бала, бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артмый. Талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә талпан тешләвенең 96%-ы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.