Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2024, 10:14

Татарстан башкаласының иң яхшы архитектура проекты өчен тавыш бирү башланды

Быел смотр-конкурска 185 гариза кергән

Татарстан башкаласының иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше чишелешенә конкурста тавыш бирү ачылды. Җиңүчеләрне «Казаныш» форумында игълан итәчәкләр.

Быел катнашуга 185 гариза кергән, дип хәбәр иттеләр Казанның үсеш институтында. Конкурста барлыгы 11 номинация бар, алар арасында – «Иң яхшы торак комплексы», «Иң яхшы социаль объект», «Иң яхшы арт-объект», «Территорияне иң яхшы төзекләндерү».

Инициативаларны берничә категориядә тәкъдим итәргә мөмкин иде, алар арасында тормышка ашырылган проектлар да, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештерелгән яки әлегә белгечләр бәяләмәсе булмаган гамәлгә ашырылмаган инициативалар да бар иде.

Онлайн тавыш бирү 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар һәр номинациядә һәм категориядә бер проектка тавыш бирә алалар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел 166 гариза кергән. Гараж комплексы проекты белән «ПРОГРЕССПРОЕКТ» ҖЧҖ, Достоевский урамындагы «Арт-СтройДом-2» һәм «А+Р Проект» ТКлары, «Трансюжстрой» һәм «Аксиом Казан» ширкәтләре, «КамаСтройИнвест» компаниясенең Altura торак комплексы һәм BETON архитектура студиясе тарафыннан проектланган Әхмәдзәки исемендәге мәчетләр җиңүчеләр булды.
Барлык яңалыклар