Беренче этап 5 февральдә тәмамланачак
Казан зооботаника бакчасында су сыеры Захарья өчен тавыш бирү башланды. Ул «Минем ягымлы һәм кирәкле җәнлегем» халыкара премиясендә катнаша.
Захарья өчен тавыш бирер өчен, сылтама буенча узарга кирәк. Су сыеры 17 нче номерлы «Безнең энеләребез» номинациясендә урнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә.
Бәйге ике этапта уздырыла. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 5 февральгә кадәр һәр номинациядә иң күп тавыш җыячак биш кандидат билгеләнәчәк. Икенче этап 6 – 26 февральдә узачак, анда жюри «Халык героен» сайлап алачак. «Халык тавыш бирүе» нәтиҗәләрен февраль ахырында – март башында премиянең рәсми сайтында һәм оештыручының социаль челтәрләрендә бастырачаклар.
Су сыеры Захарьяны Казанга 1996 елда алып килделәр. Ул шунда ук хезмәткәрләрнең һәм килүчеләрнең йөрәкләрен әсир итте. 2019 елда Захарьяны яңа «Замбези елгасы» территориясендә заманча вольерга күчерделәр.
Захарья бер бассейнда мисырлы челән гаиләсе белән тату яши. Ул дельфин кебек чума һәм борын белән пошкыра белә, су өслегендә фонтаннар булдыра. Су сыеры, авызын зур ачып, хезмәткәрләрдән ризык сорарга ярата. Аның менюсы печән, ботка, шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән тора. Захарьяның иң яраткан тәм-томы – алма. 10 декабрьдә аңа 42 яшь тулды.