Вакциациянең кайбер мобиль пунктларының эш режимы үзгәрде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Казанлылар мәдәният учреждениеләре һәм сәүдә үзәкләре базасындагы мобиль пунктларда грипптан һәм коронавирус инфекциясеннән вакцинация уза ала.
Мәсәлән, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Ершов урамы, 57а) дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов урамы, 2а) дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр прививка ясатырга була. «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев урамы, 47) кабул итү графигы үзгәрде – дүшәмбедән шимбәгә кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр
«Южный» (Җиңү Проспекты, 91), «Мега» (Җиңү Проспекты, 141) һәм «Парк Хаус» (Ямашев проспекты, 46) сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә мобиль пунктлар элеккечә үк казанлыларны 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кабул итә. Әмма «Леруа Мерлен» гипермаркетында (Әмирхан урамы, 3) вакцинация пункты вакытлыча ябылды.
Шул ук вакытта, «Сбербанк»та (Пушкин урамы, 4) грипп һәм COVID-19-га каршы вакцинацияне дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узарга мөмкин.