В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар бүләкне илнең кайсы төбәгенә җибәрергә икәнен үзләре билгели.
Фото: Денис Гордийко
Катнашучы булу өчен, тайныйдермороз.рф сайтында теркәлергә кирәк. Шуннан соң һәр катнашучыга, Яңа ел белән котларга кирәк булган кеше турында, очраклы рәвештә, контакт мәгълүматлары бирелә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, акциядә катнашучылар бүләкне алучының кайдан булачагын үзләре билгели алалар: шул ук төбәктән, федераль округтан яки илнең теләсә кайсы почмагыннан. Сюрпризлар белән онлайн да, офлайн да алмашырга мөмкин. Бүләк алгач, кеше сайттагы шәхси кабинетында махсус тамга куя, шуннан соң серле Кыш Бабай үз исемен ачарга мөмкин. Алга таба акция кагыйдәләре буенча бу яңалык белән социаль челтәрләрдә #ТайныйДедМороз #Новыйгодвкаждыйдом #Мывместе хештегларын куеп уртаклашырга кирәк.
Акцияне оештыручылар арасында - «Без бергә» үзара ярдәм акциясе командасы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм башкалар. «Серле Кыш Бабай» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары ярдәмендә үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыкның матбугат хезмәте.