Теркәлү 30 нчы майга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче май). 4 нче июньдә Казан «ЗаБег РФ» бөтенроссия стартына кушылачак. Ярышта һәркем дә теләсә нинди дәрәҗәдәге әзерлек белән катнаша алачак. Гаризалар 30 нчы майга кадәр кабул ителә.
Йөгерүчеләрне 1, 5, 10 һәм 21,1 км дистанцияләр көтә. 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен 300 һәм 600 м махсус маршрутлар әзерләнгән. Сылтама буенча слот сатып алырга һәм теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.
«ЗаБег РФ» Россиядә спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм илнең йөгерү башкаласын билгеләргә тиеш. Элегрәк бу статусны Казан инде ике тапкыр – 2017 һәм 2018 елларда яулаган иде. Җиңүче шәһәр барлык катнашучыларның уртача километры, аларның җирле халыкка карата процент нисбәте һәм йөгерүчеләрнең уртача тизлеге ярдәмендә билгеләнә.
Шулай ук 14 нче майга кадәр Казан марафонында катнашу өчен теркәлү дәвам итәчәк. Спортчыларга сайлап алу өчен 4 дистанция бирелә: марафон – 42,2 км, ярыммарафон – 21,1 км, шулай ук 10 км һәм 3 км.