Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2025, 14:48

Казанлылар «Экояз» республика конкурсына кушыла ала

Катнашучыларга җимлекләр ясарга, макулатура җыярга, сулыкларны чистартырга һәм башка шундый эшләр башкарырга туры киләчәк

Казан халкы 1 апрельдән «Экояз» республика конкурсына кушыла ала. Санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында аларга экологик марафон форматында биремнәр үтәргә туры киләчәк.

Мәсәлән, конкурсантлар беренче атнада җимлекләр һәм сыерчык оялары ясарга, аннары аларны җәмәгать киңлекләренә элеп куярга тиешләр. Киләсе этап калдыкларны эшкәртүгә багышланачак – макулатура җыярга, икенчел чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрергә, иске киемнәрне җыю пунктларына тапшырырга һәм башкалар. Өченче атнада конкурсантлар Җиңү паркларында, Дан аллеяларында, ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә агачлар утыртачаклар. Марафонның беренче ае паркларны, скверларны һәм башка җәмәгать урыннарын җыештыру акциясе белән тәмамланачак.

Йортлар һәм ишегаллары тирәсендәге территорияләрне бишенче атнада төзекләндерергә кирәк булачак. Конкурсның киләсе этабы чишмәләрне һәм аларга якын территорияләрне төзекләндерүгә багышлана. Җиденче атнада катнашучыларга приютларга барып, анда ризык һәм уенчыклар алып килергә туры киләчәк.

Марафонның йомгаклау атнасы сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышланачак, дип хәбәр итә ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

Атна саен катнашучылар башкарылган эшләр турында хисапны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә бастырырга, ә аннары постларны түбәндәге почтага җибәрергә тиеш: Eco.pros@tatar.ru.

Конкурсантларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләячәкләр: «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экосемья», «Экокоманда», «Экопартнерлар» һәм «Иң яхшы муниципаль берәмлек». Конкурсның нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

«Экояз» республика конкурсы «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Быел конкурс Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча «Экояз» конкурсында «Шәһәр округлары» категориясендә җиңүче булды.

Барлык яңалыклар