В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Урманны саклыйк» акциясе кысаларында Татарстанда миллионнан артык агач утырту планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 9-нчы октябрьдә Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту узачак. Казанлылар аңа берничә мәйданчыкта кушыла ала: Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Питрәч районының Иске Шигали авылында, Биектау районының Ивановка авылы янында һәм шәһәрнең Совет районында урнашкан Колсәет торак массивында.
Оештыручылар быел Татарстан территориясендә миллионнан артык гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка агач үсентеләре утыртуны планлаштыра. Узган акциядә 310 га мәйданда 1,2 млн үсенте утыртылды.
«Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар бөтен ил буенча 82 миллионнан артык агач утырттылар. Татарстанда төрле табигатьне саклау акцияләре кысаларында 10 ел эчендә 6,5 мең гектардан артык мәйданда 25 млн үсенте утыртылган, катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып киткән.
Агачлар утырту 10.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләрне урында бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте. «Урманны саклыйк» акциясе турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган, шулай ук урманчылыкларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.