В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны сувенирлар һәм бәйрәм рухы көтә
Язгы донорлык акциясе Казанда 6 мартта узачак. Иреклеләрне 8:00 дән 12:00 гә кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә Җиңү проспекты, 85 адресы буенча кабул итәчәкләр.
55 килограммнан артык авырлыкта балигъ булган һәм сәламәтлеге торышына каршы килмәгән кешеләр кушыла ала. Шартлар турында тулырак мәгълүмат – сылтама буенча.
Донорлар мәйданчыгында бәйрәм рухы һәм истәлекле бүләкләр көтә. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция вакытында гына түгел, башка эш көнендә дә донор булырга мөмкин.
Чараны DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм ТР «Волонтерлар-медиклар» оешмасы ярдәмендә уздыра.
Исегезгә төшерәбез, узган ел көзге донорлык акциясендә 103 кеше катнашты.