Бөек Ватан сугышы турындагы видеороликлар сәүдә үзәкләрендә трансляцияләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль, Алинә Бережная). Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акцияләр старт ала. Чаралар турында бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта республика министрлыклары вәкилләре сөйләде.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Җиңү турында 75 факт» проектын башлап җибәрде. Көн саен социаль челтәрләрдәге ведомство сәхифәсендә Бөек Ватан сугышы тарихыннан фактлар урнаштырылачак.
ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова сүзләренә караганда, проект совет халкының югалтуларын һәм батырлыкларын күрсәтергә тиеш. «Барлык фактлар да тикшерелгән, тарихи бергәлек, музей белән чагыштырылган. Алар Татарстан лагерьларының профильле сменаларында методик тәкъдимнәр буларак таратылачак һәм яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клублары мәйданнарында кертеләчәк укыту модуле нигезенә салыначак», - дип белдерде А.Захматова.
«Хәтерлим, горурланам, Татарстан» акциясен республиканың Мәдәният министрлыгы башлап җибәрә. Ведомствоның социаль челтәрләрендә шәһәрлеләр Җиңү көне белән бәйле үз тарихлары белән видеороликлар урнаштыра алачак. «Соңыннан видеороликлар төрле мәйданчыкларда, шул исәптән сәүдә үзәкләрендә трансляцияләнәчәк», - дип сөйләде ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһамова.