В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык теләүчеләр өчен Рус-Алман Швейцариясе буенча экскурсия үткәреләчәк
Фото: Денис Гордийко
Язгы уянудан соң табигатькә төрле ярдәм кирәк, шул исәптән чүп-чүарларны җыю да. Шулай ук шәһәр халкын экскурсия һәм биолог Антон Бортяков һәм активист Тимур Ескараевтан төрле вакыйгалар белән уртаклашу көтә.
Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Бари Галиев урамындагы 16 нчы йорт, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Сосновский балтырганы – агулы үсемлек, аның согы тиредә ультрашәмәхә «пешерүләр» китереп чыгара. Шуңа күрә өмәдә ябык өс киеме, резин перчаткалар, йөзгә калкан кияргә киңәш ителә. Инвентарьны урында бирәчәкләр, шулай ук оештыручылар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрәчәк.