Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2025, 17:26

Казанлылар «Көзге игелек атнасы»нда катнаша ала

Җиңүчеләр онлайн хезмәтләргә ташламалар, кинога һәм экскурсияләргә билетлар, техника, эре ширкәтләрдә һәм телевидениедә стажировкалар алачак

Казан халкы 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Көзге игелек атнасы»нда катнашырга чакырыла. Катнашучыларны биремнәр, команда эше һәм «Другое Дело» махсус платформасындагы активлык рейтингы көтә.

Быел иреклеләр үзләрен волонтерлыкның төрле юнәлешләрендә күрсәтә алачак: экологияне, мәдәниятне, социаль өлкәне яхшыртуга, патриотик тәрбиягә өлеш кертә алачак, шулай ук туристлык һәм вакыйгалардагы иреклелектә катнаша алачак.

Иң күп изге гамәлләр кылган катнашучы җиңүче булачак. Бүләкләр арасында: онлайн хезмәтләргә ташламалар, кинога һәм экскурсияләргә билетлар, заманча техника, эре ширкәтләрдә һәм телевидениедә стажировкалар.

«Другое Дело» платформасында да, Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә узачак оффлайн чараларда да катнашырга мөмкин.

Акциягә йомгак 23 октябрьгә кадәр ясалачак. «Көзге игелек атнасы»на теркәлгәннән соң кушылырга мөмкин. 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен сылтама, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәкләргә сылтама аркылы теркәлергә кирәк.

Акцияне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасының ирекле мәгълүмати-ресурс үзәге» КБАО оештырды.
Барлык яңалыклар