Видеоязмада Бөек Ватан сугышы турында шигырь укырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Татарстан халкы «Сугыш турында 75 юл...» халыкара шигъри марафонында катнаша ала. Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Онлайн-марафонда Италиядә яшәүчеләр катнашты инде.
Катнашу өчен видеоязмада Бөек Ватан сугышы турында шигырь укырга һәм mmna@cmvov.ru Җиңү музееның Красногорск филиалы электрон почтасына җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Роликлар музейның социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырылачак.
Җиңү музееның Красногорск филиалы - Бөек Ватан сугышы елларында чит ил хәрби әсирләре арасында антифашист хәрәкәте тарихы турында сөйли торган уникаль хәрби-тарихи музей. Музей экспозициясендә - сирәк, кызыклы һәм чын экспонатлар. Сугыш елларында Советлар Союзы һәм Германиянең идеологик каршылыгына багышланган бүлекләр аеруча кызыксыну уята.