Катнашучыларны берничә этаптан торган сынау көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). «Без – дөнья!» медиабәйгесенең заявкалар кампаниясе старт алды. Анда 18-30 яшьләрдәге яшьләр, шулай ук иҗат коллективлары катнаша ала.
Медиабәйге биш номинация буенча үткәреләчәк: «Текст эшләре», «Видеоэшләр», «Фотоэшләр», «Мемалар» һәм «Стикерлар». Катнашучыларга үз эшләрен багышларга мөмкин булган берничә тема тәкъдим ителде. Алар арасында, әйтик, «Буыннан – буынга», «Горурлана алабыз», «Татарстан Республикасы тормышыннан бер көн», «Туган як - туган йорт», «Киләчәк кем кулында?» һәм башкалар бар.
Катнашучыларны берничә этап көтә. Шулай итеп, беренче этапта сентябрьдән декабрьгә кадәр конкурс материаллары әзерлиләр һәм заявка формалаштыралар. Икенче этап - «Эксперт бәясе», ул декабрь дәвамында узачак. Бу вакытта эксперт жюрие беренче сайлап алуны узган катнашучыларны билгеләячәк. Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү тантанасы шулай ук декабрьдә узачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Шунысы кызык, быел катнашучылар конкурс номинацияләренең берсе буенча гариза биреп кенә калмыйча, бушлай дәресләргә языла алалар, анда укытучы сайлаган юнәлештә реаль белем һәм киңәшләр бирәчәк. Медиабәйгедә катнашучылар белән профессиональ коуч-тренер Гөлфия Мотыйгуллина, motion-дизайнер & SMM-менеджер Эдгар Мавликеев, блогер һәм фотограф Марина Маннанова һәм башкалар эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
«Без – дөнья!» медиабәйгесе сайтында заявка калдырырга, шулай ук бәйге нигезләмәсе белән танышырга мөмкин.