Җиңүчеләрне 80-100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә
Казанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы гражданнар арасындагы шәһәр конкурсы старт алды. Җиңүчеләрне 80-100 мең сум күләмендә приз көтә.
Иң яхшы эшләр ике номинациядә билгеләнәчәк: «Балалар һәм яшүсмерләр арасында террорчылыкны, экстремизмны һәм ксенофобияне профилактикалау буенча иң яхшы проект» һәм «Яшьләрне һәм гражданнарны деструктив һәм криминаль оешмалар җәлеп итүенә каршы көрәш буенча иң яхшы проект».
Конкурста Казанда теркәлгән һәм яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары катнаша ала.
Гаризалар 15 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашучыларга гариза, проект, проектның ахыргы продуктын гамәлгә ашыруда катнашкан кулланучының кәгазьдәге бәяләмәсен җибәрергә һәм шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Документлар Кремль урамы, 3 нче йорт, 637 нче кабинет адресы буенча кабул ителә. Үрнәкләр белән конкурс нигезләмәсендә танышырга мөмкин. Материаллар 1 нче октябрьгә кадәр каралачак.
«Балалар һәм яшүсмерләр арасында террорчылыкны, экстремизмны һәм ксенофобияне профилактикалау буенча иң яхшы проект» номинациясендә җиңүчене 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Ә «Яшьләрне һәм гражданнарны деструктив һәм криминаль оешмалар җәлеп итүенә каршы көрәш буенча иң яхшы проект» номинациясендә беренче урын өчен 80 мең сум күләмендә бүләк каралган.
Тулырак мәгълүматны +7(843)299-17-59 телефоны буенча белергә мөмкин.