Конкурс 19 номинация буенча үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанлыларны Россия территорияләренең социаль-икътисади үсешенә юнәлдерелгән XVI Бөтенроссия яшьләр авторлык проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар конкурсында катнашырга чакыралар.
Конкурс 19 номинация буенча үткәрелә – тәкъдим ителгән проектлар мәгариф, социаль өлкә, инновацияләр, торак-коммуналь хуҗалык, кече һәм урта эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы һ.б. үсешенә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Проектларны конкурс сайтындагы эксперт бәяләвенең бердәм системасына 10-нчы апрельгә кадәр йөкләргә мөмкин. 11-25 апрельдә проектларны тикшерүнең читтән торып этабы узачак, шуннан соң 11-25 апрельдә көндезге этапта катнашучылар үз проектларын тәкъдим итә һәм яклый алачаклар. Җиңүчеләрне 6-8 июньдә узачак Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында бүләкләячәкләр.
Конкурсны РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт, «Белем» Россия җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт белем бирү оешмасы, Кадрлар әзерләү милли фонды ярдәмендә, шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның мәгълүмати ярдәме белән «Россия мәгариф академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе, «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Яшьләр социаль-икътисадый инициативалары» гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге оештырды.
Конкурс һәм аны үткәрү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны аның рәсми сайтыннан, +7(499)993-72-23, +7(905)186-48-39 телефоннары буенча яки orgkomitet@moyastrana.ru электрон почта адресы буенча белергә мөмкин.
Конкурс яшьләрне Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм авыллары үсешендә катнашырга җәлеп итү максатыннан 2003 елдан башлап үткәрелә.