(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казанлылар «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр
республика конкурсында катнаша ала. Ул 19-нчы февральдән 20-нче апрельгә кадәр үткәрелә.
Конкурсның төп максаты - гаилә шәҗәрәләре традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга ярдәм итү.
Конкурс биш яшь төркеме буенча үткәрелә: 1-4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары, 9-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләр. Җиңүчеләр һәр яшь категориясендә билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты. Конкурс 2 этапта үткәрелә. 19-нчы февральдән 20-нче мартка кадәр – муниципаль этап, 21-нче марттан 20-нче апрельгә кадәр республика этабы уза.
Муниципаль этапта катнашу өчен электрон рәвештә яки почта аша муниципаль район яки шәһәр округы башкарма комитетының архив бүлеге (идарәсе) адресына гариза тапшырырга кирәк.
Тулырак мәгълүмат белән конкурс турындагы
нигезләмәдә танышырга мөмкин.