Чара лекция дәресләре, ирекле дискуссияләр, хакимият органнары белән конструктив диалог формасында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Казанлылар «Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен көйләү - 2019. Көз»XXII Бөтенроссия конгрессында катнаша ала. Чара лекция дәресләре, ирекле дискуссияләр, хакимият органнары белән конструктив диалог формасында Мәскәүнең бер кунакханәсендә 20-21 ноябрьдә узачак.
Монда масштаблы җир реформасы һәм РФ Гражданлык кодексындагы күчемсез милек турындагы җир реформасы, җир ресурслары белән идарә итүнең төбәк үзенчәлекләре, дәүләттән җир алу үзенчәлекләре, рөхсәт ителгән җир кишәрлегеннән файдалану төрен үзгәртү, бердәм хисап-теркәү процедурасы, дәүләт кадастр исәбе һәм кадастр бәяләве, үз белдеклеләре белән башкарылган төзелешнең яңа шартлары, аларны легальләштерү, ачык сервитут һәм арендага бирү, 2019 елда кулланышның махсус шартлары кертелгән зоналар, шулай ук урман фонды җирләреннән файдалану буенча фикер алышу планлаштырыла.
Конгресста Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Росреестр, Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты, РФ субъектлары министрлыклары вәкилләре, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең җирдән файдалану мәсьәләләре буенча әйдәүче юристлары чыгыш ясаячак. Чараны Россия Икътисадый үсеш министрлыгының актив катнашлыгында Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы үткәрә.
Катнашу өчен РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр администрацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, юристлар һәм күчемсез милек белән эшләү буенча консультантлар, төрле оешмаларның юридик, килешү һәм финанс бүлекләре хезмәткәрләре, кадастр инженерлары чакырыла. Конгресс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар сертификатлар алачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Программа һәм гариза формасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.