В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кибетләрдә авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен азык-төлек җыярга кирәк булачак
Денис Гордийко
Казан епархиясе хәбәр иткәнчә, сатып алучыларга ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек сайлауда волонтерлар ярдәм итәчәк. Акция кысаларында волонтер булырга һәм изге эшкә үз өлешеңне кертергә мөмкин, моның өчен +7(996)900-50-30 телефоны буенча гариза калдырырга кирәк.
Акцияне оештыручылар булып Казан епархиясенең «Милосердие – Казань» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте һәм «Банк еды «Русь» хәйрия фонды тора.