В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында тавыш бирүнең икенче этабы старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында “Казан” халыкара аэропорты атамасы тавыш бирүнең икенче этабы старт алды. Шәһәрлеләр исемлектән бер аэропорт сайлап, аның атамасына үз вариантларын тәкъдим итә алалар.
Бәйгенең ике этабы 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 29 октябрьдә өченче этап старт ала, ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк – бу этапта социологик сораштырулар барышында һәр аэропорт өчен 3 исем сайланачак.
Азаккы этап 8-30 ноябрьдә узачак – теләүчеләр өч исем арасыннан “бер тавыш – бер аэропорт – бер исем” принцибы буенча берсе өчен тавыш бирә алалар. Сайтта, ММЧда анкета тутырып һәм очкыч бортында, аэропортларда һәм тимер юл вокзалларында “Җиңү волонтерлары” постларында тавыш бирергә мөмкин.
Искәртергә кирәк, Россиянең халыкара аэпортларына багышланган проектта 45 аэропорт катнаша, шулара арасында “Казан” халыкара аэропорты һәм “Бегишево” аэропорты. Рус география җәмгыяте, Россия тарих җәмгыяте, Рус әдәбияты җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең әлеге тәкъдимен Россия иҗтимагый палатасы хуплады.