В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык инициативаларын 1 нче августка кадәр кабул итәләр.
Фото: Денис Гордийко
Татарстан башкаласының гамәлдәге җәмәгать транспорты челтәре үзенең нәтиҗәлелеге буенча Россиянең иң эре шәһәрләре арасында лидерлар өчлегенә керә, әмма автомобильләрнең үсүе белән бәйле рәвештә үсеш таләп итә.
Хәзерге вакытта Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) Казанда пассажир транспортының яңа маршрут челтәрен эшләү белән шөгыльләнә, ул автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм транспорт-күчеп утыру төеннәренең үзара бәйләнешен исәпкә алачак.
Шәһәрлеләрнең тәкъдимнәрен Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты 1 нче августка кадәр кабул итә. Үз идеяләрегезне KZN.RU сайтында Комитет битендә сылтама буенча калдырырга мөмкин.