Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2020, 11:32

Казанлылар яраткан истәлекле урыннарын Россиянең төп 1000 бренды арасына кертү өчен тәкъдим итә ала

Гаризаны 2021 елның 15-нче гыйнварына кадәр бирергә мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Казанлылар «Топ-1000 Россиянең мәдәни брендлары» конкурсында катнашу өчен яраткан истәлекле урыннарын тәкъдим итә ала. Гаризаны 2021 елның 15-нче гыйнварына кадәр бирергә мөмкин.

Проект кысаларында оештыручылар Россия территорияләрендә локализацияләнгән объектлар, образлар, традицияләр, бөек исемнәр, истәлекле даталар һәм вакыйгалар турында мәгълүмат җыя. «Тере мирас» платформасы  һәр төбәкнең төп мәдәни һәм туристик магнитлары турында мәгълүматны берләштерәчәк, шуның белән ул туристлар, ирекле кешеләр һәм инвесторлар өчен уңайлы хезмәт булдыра.

Беренче 500 мәдәни бренд инде проектның эксперт жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынган һәм порталда тасвирланган. Хәзерге вакытта «Тере мирас» проекты яңа этапка чыга – иң киң танылган 1000 мәдәни һәм туристлык брендлары исемлеген төзү.

Теләсә кайсы теркәлгән кулланучы – өлкәне өйрәнүче, туризм һәм мәдәни мирас буенча эксперт, креатив индустрияләр яки туристлык бизнесы вәкиле, туристлык-мәгълүмат үзәге, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органы – үзенең истәлекле урынын тәкъдим итәргә һәм тасвирларга мөмкин. Исемлек төзелүдән тыш, 2021 ел башында иң яхшы текстлар авторларына бүләкләр, тамашачылар мәхәббәте призлары, партнерларның махсус бүләкләре тапшырылачак.

Исемлеккә күбесенчә локаль дәрәҗәдә билгеле брендлар керә: мәдәни һәм символик табигый объектлар, образлар, традицияләр һәм кәсепләр, вакыйгалар һәм даталар, бөек исемнәр, гастробрендлар, креатив кластерлар. Әмма алар туристларны, иреклеләрне һәм инвесторларны милли һәм глобаль масштабта җәлеп итү ноктасына әйләнү өчен потенциалга ия булырга тиеш.

Конкурс яңа истәлекле урыннарны өстәү һәм тасвирлау өчен булдырылган платформа – порталда уздырыла. Катнашу буенча инструкция сайтта бар, нечкәлекләрне шулай ук положениедә табарга мөмкин. Конкурс РФ Иҗтимагый палатасы, Рус географик җәмгыяте, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Кунакчыллык индустриясе гомуммилли берлеге ярдәмендә уза.

Барлык яңалыклар