В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тарихчылар һәм культурологлар татар театры, рәсем сәнгате, перформанслар турында сөйлиләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры татар мәдәнияте турында лекцияләр циклын башлап җибәрде. Татарстан культурологлары һәм тарихчылары милли сәнгатьнең төрле юнәлешләре турында сөйләгән һәм тамашачыларны татар халкы мәдәнияте белән таныштырган видеоязмаларны YouTube видеохостингында карарга була.
Лекцияләр циклын булдыру идеясе Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык халыкара бәйге барышында барлыкка килгән. Белгечләр мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә конкурсантларны татар мәдәнияте белән таныштырырга тиеш иде. Алар үткәрелгән тикшеренүләргә нигезләнеп видеолекцияләр яздырган. Бәйгедә катнашучылар – 14 илдән килгән архитекторлар – алга таба үз проектлары өстендә эшләү өчен алынган белемнәрнең кыйммәтен таныдылар.
Соңрак материалларны киң катлау тамашачыларга таратырга дигән карар кабул ителде. Барлыгы 30 минуттан 40 минутка кадәр өч лекция урнаштырылды. Беренче лекциянең авторы булып танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов чыгыш ясады. Алып баручы Рамил Вәҗиев тамашачыларга татар театрының ничек барлыкка килүе, аны булдыруда кем катнашуы, күчмә татар театрының стационар булып китүеннән соң репертуарның ничек үзгәрүе турында сөйли.
Икенче лекция «Татарларның сәнгать культурасы» дип атала. Анда сәнгать фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова тамашачыларны татар йорты һәм декоратив-гамәли сәнгать кебек татар сәнгатенең төп компонентлары белән таныштыра. Ярты сәгать эчендә татарларның тарихи һәм географик торышы халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә ничек йогынты ясавын, татар монументаль архитектурасы нинди сыйфатларга ия булуын белергә мөмкин.
Философия докторы, ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры урынбасары, Амстердам университеты ассистент-профессоры Альфрид Бустанов «Мәдәниятне деколонизацияләү һәм перформанс турында» лекциясендә татар мәдәниятендә перформанс үсешенең хронологиясен һәм этапларын сурәтли. Ул шулай ук татар театрының суфичылык тарихы белән бәйле булуы турында сөйли, татар театрын үстерүдә пространствоның роле турында уйлана.
Видео-лекцияләрне сылтама буенча театр каналында карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча конкурска старт узган елның 23 нче июлендә бирелгән иде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча һәм ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды ярдәмендә уздырыла. Конкурс финалистлары үз проектлары өстендә эшне төгәлләделәр һәм аларны жюри каравына тәкъдим иттеләр. Җиңүченең исеме 17 нче февральдә билгеле булачак.