Буккаль тест 17 нче июньдә шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Потенциаль донорлар рәтләрен тулыландыру өчен, буккаль тест (авыз куышлыгыннан мазок) тапшырырга кирәк. Соңгы ашаудан, эчүдән һәм тешләрне чистартудан соң бер сәгатьтән дә ким вакыт үтмәскә тиеш. Регистрга хроник авыруларсыз теләгән һәркем керә ала. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм ОМС полисы булырга тиеш.
Татарстан Республикасында сөяк мие донорларының илкүләм регистры фонды вәкилләре теләүчеләрне 12 дән 15 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча көтәчәк (тәмле бульварның икенче катында, мода галереясы каршында), дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.