Акцияне «Ярдәм» хәйрия фонды үткәрә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Казанлылар «Күңел күзем белән укыйм Коръән» хәйрия акциясендә катнаша һәм аны сукыр кешеләр өчен бастыруда ярдәм итә ала.
Оештыручыларның теләге – һәр иганәгә Луи Брайль шрифты белән Изге Коръәннең тулы текстын бастыру һәм күрмәүчегә тапшыру. Мондый басманың бер нөхсәсен теләге булган бер кеше дә, тулаем бер гаилә дә бастыра ала..
Акцияне «Ярдәм» хәйрия фонды үткәрә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте. Акциягә кушылырга теләүчеләр мәгълүматны сайтта ачыклый ала.