В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Битараф булмаган шәһәр халкы социаль учреждениеләрдәге балаларга мәктәпкә посылкалар җибәрә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Казанлылар мохтаҗ балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итә ала. Уку елы башына Россия почтасы хәйрия акциясе башлап җибәрә.
Битараф булмаган шәһәр халкы социаль учреждениеләрдәге балаларга мәктәпкә посылкалар җибәрә ала. «Татарстан почтасы» почта бүлекчәләрендә канцтоварлар сатып алырга һәм аларны посылка белән Татарстан Республикасының төрле социаль учреждениеләренә җибәрергә мөмкин. Белгечләр иң кирәкле мәктәп предметлары җыелмасын ачыкларга ярдәм итәчәк һәм республиканың балалар социаль учреждениеләренең адресларын күрсәтәчәк, анда балалар посылкалар көтә, дип хәбәр итә «Россия почтасы» филиалы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан почта бүлекләрендә тагын бер хәйрия акциясе - «Игелек агачы» дәвам итә, аның кысаларында теләгән һәркем нинди дә булса социаль учреждение адресына теләсә кайсы басманы яздыра ала.