Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә кайнар линия ачылды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Татарстанда финанс хезмәтләре күрсәтү буенча кайнар линия эшли башлады. Шәһәр кешеләре сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирә.
Консультацияләр Татарстан Республикасындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан: +7(843)221-90-16 телефоны буенча уздырыла. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә, 12:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр төшке ашка бүленеп.
Шулай ук +7(917)224-87-94 номерына да шалтыратырга була, төшке аш вакыты - 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр.
Кайнар линия 16-нчы ноябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.