Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2019, 15:52

Казанлылар түләүсез психологик һәм юридик ярдәм ала алалар

Серафим Саровский мәхәлләсендә халыкның якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Авыр тормыш хәлендә калган казанлылар социаль хезмәткәр, психолог һәм юрист ярдәмен түләүсез ала ала. Серафим Саровский мәхәлләсендә халыкның якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтелә.

Социаль хезмәткәр халыкны дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Белгеч нинди инстанциягә теге яки бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтә ала. Кабул итүгә +7 927 425-14-46 телефоны буенча язылырга мөмкин. Мохтаҗлар шулай ук ашамлыклар җыелмасы алырга мөмкин, әлеге җыелмалар мәхәллә кешеләренең хәйрия акчаларыннан җыела.

Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 10-нан 14.00 сәгатькә кадәр чиркәүдә «Умиление» аналарны яклау үзәге психологы кабул итә. Ул авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга һәм балалы аналарга беренчел психологик ярдәм күрсәтә ала. Белешмәләр өчен +7 967 373-76-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Һәр сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр храмда юридик ярдәм алырга була – моның өчен әлеге вакытта сакчыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Казанлылар түләүсез психологик һәм юридик ярдәм ала алалар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Авыр тормыш хәлендә калган казанлылар социаль хезмәткәр, психолог һәм юрист ярдәмен түләүсез ала ала. Серафим Саровский мәхәлләсендә халыкның якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтелә. </p> <p> Социаль хезмәткәр халыкны дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Белгеч нинди инстанциягә теге яки бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтә ала. Кабул итүгә +7 927 425-14-46 телефоны буенча язылырга мөмкин. Мохтаҗлар шулай ук ашамлыклар җыелмасы алырга мөмкин, әлеге җыелмалар мәхәллә кешеләренең хәйрия акчаларыннан җыела. </p> <p> Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 10-нан 14.00 сәгатькә кадәр чиркәүдә «Умиление» аналарны яклау үзәге психологы кабул итә. Ул авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга һәм балалы аналарга беренчел психологик ярдәм күрсәтә ала. Белешмәләр өчен +7 967 373-76-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. </p> <p> Һәр сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр храмда юридик ярдәм алырга була – моның өчен әлеге вакытта сакчыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте. </p>