Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2018, 09:38

Казанлылар Гошер көнендә үзләренең уңышлары белән бүлешә алалар

Сәдаканы 29 сентябрьдә ТР мөхтәсибәтләре мәчетләрендә бирергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Шимбә, 29 сентябрьдә, Татарстанда Гошер көне уздырыла – барлык мөхтәсибәтләрдә мохтаҗ кешеләргә азык-төлек җыю оештырыла. Теләүчеләр аз керемле гаиләләр белән үзләренең уңышларының уннан бер өлеше белән бүлешә алалар.

Гошер сәдакасы – осәдаканың үзенчәлекле төре, мөселманнар аз керемле гаиләләргә үзләренең сезон уңышларының уннан бер өлеше белән бүлешәләр. Бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива кебек җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, шулай ук кышка тозлаулар һәм кайнатмалар кабул ителә.

Гошер сәдакасы республика мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Моннан кала, Казан мәчетләрендә аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек һәм әйберләр җыю дәвам итә. Киемнәр, балалар һәм зурлар өчен аяк киемнәре, азык-төлек (шикәр, тоз, макарон, ярмалар, консервлар һ.б.), савыт-саба, уенчыклар, көнкүреш химиясе түбәндәге мәчетләрдә кабул ителә: Кабан арты мәчете (Һ.Такташ ур., 26), “Гаилә” (Җ.Фәйзи ур., 2), “Ярдәм” (Серов ур., 4а), “Нур-әл-Ислам” (М.Бигиев ур., 36/56), “Казан Нуры” (Ф.Әмирхан пр., 3, корп.2), “Фатиха” (Кадышево бист., Р.Зорге ур., 2а), “Өмет” (Борисоглебское бист., Школьная ур., 4а), “Салихҗан” (Бестужев ур., 66а).

Әйберләрне “Приют” мохтаҗларга бушлай ярдәм пунктына да китерергә мөмкин. Ул Борхан Шаһиди ур., 26 адресу буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 216-44-01.

Барлык яңалыклар