Россия Федерациясенең 68 субъектыннан 115 гариза бирелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Казанлылар Татарстанга 16-нчы июньдә старт алган туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм Россиядә экотуризмны үстерү бөтенроссия конкурсында җиңәргә ярдәм итә ала. Россия Федерациясенең 68 субъектыннан 115 гариза бирелгән.
Татарстаннан конкурста 5 проект күрсәтелгән: «Лобач тавы» ландшафт профиленең региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы һәм региональ әһәмияттәге «Юрьев мәгарәсе» табигать һәйкәле, «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, «Зәңгәр күлләр» комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы, Дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы «Шомбыт» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгы. Җиңгән очракта Татарстанга әлеге территорияләрне төзекләндерү өчен федераль акча бүлеп биреләчәк.
Тавыш бирү конкурс сайтында «География» бүлегендә үткәрелә. Тавыш бирү өчен почта яки социаль челтәрләр аша авторизацияләнергә, алга таба Татарстанны сайларга һәм республика проектлары астында «йөрәк» тамгасы куярга кирәк. Һәр төбәкнең карточкасын ачканда, ошаган проект өчен тавыш биреп кенә калмыйча, аның өчен күпме лайк бирелгәнлеген һәм суммада күпме лайк җыелуын да күрергә мөмкин. Татарстан бүгенге көндә сайттан файдаланучыларның иң күп тавышын җыйган унлап төбәк арасында тора.
Тавыш бирү 23-нче июльгә кадәр уза. 28-нче июльдә конкурс комиссиясе утырышында 30 финалист билгеләнә, алар киләсе этапта җиңү өчен көрәшне дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә конкурс сайтында.