В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия язылуын рәсмиләштерү өчен «Игелек агачы» акциясе битендә төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Татарстанда Балаларны яклау көнендә «Игелек агачы» хәйрия акциясе старт алды. Республика халкы балалар йортларына һәм интернат мәктәпләргә вакытлы файдалы басмаларга язылу бүләк итә ала.
200-дән артык файдалы журнал һәм газеталар, шул исәптән Россия халыклары телләрендә тәкъдим ителгән каталогтан теләсә нинди басмаларны сайлап алып була.
Хәйрия язылуын рәсмиләштерү өчен «Игелек агачы» акциясе битендә төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк. Шулай ук оешмалар һәм компанияләр дә акциядә катнаша һәм балаларга журналлар яки газеталар бүләк итә ала. Моннан тыш, «Игелек агачы» һәм «Күршеңә матбугат яздыр» акцияләре кысаларында ветераннарны яисә өлкән яшьтәге күршеләрне, картлар йортында тәрбияләнүчеләрне сөендерергә, шулай ук авыл китапханәләрен матбугатка яздырырга мөмкин.
«Татарстан почтасы» идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, ел саен хәйрия акциясендә катнашучылар саны арта бара. Проектка хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре актив кушыла. Узган ел «Игелек агачы» акциясе кысаларында республиканың 36 социаль учреждениесе татарстанлылардан 300-дән артык файдалы газета һәм журнал алган.
Моннан тыш, 1-нче июньнән 10-нчы июньгә кадәр Россия почтасы ташламалы җәйге ункөнлек үткәрә. 10 көн эчендә 1300-дән артык басмага язылырга мөмкин. Алар арасында бизнес-газеталар, заманча журналлар, күңел ачу, һөнәри, тармак һәм башка басмалар бар. Язылуны мобиль кушымтада, Россия почтасы сайтында яки почтальон аша өйдә рәсмиләштерергә була.