Әйберләрне җыю «Альпари» хәйрия фонды кул астындагылар өчен оештырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казанлылар хәйрия акциясендә катнаша һәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга язгы һәм җәйге әйберләр тапшырып ярдәм итә ала.
3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен «Альпари» хәйрия фондында курткалар, ветровкалар, плащлар, джинсылар, чалбар, комбинезоннар, шортылар, джемперлар, толстовка, свитер, футболкалар, блузкалар һәм аяк киемнәре кабул итәләр. Әйберләр чиста, яхшы хәлдә булырга тиеш (тишек һәм бик нык тузмаган, барлык төймәләре үз урынында һәм замоклары ватылмаган).
Кием-салым һәм аяк киемен Калинин урамы, 48 адресы буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес – 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды. Хәйрия акциясе турында мәгълүматны: +7(905)311-12-11 телефоны буенча белергә мөмкин.Казан шәһәре KZN.RU