Сыйфатны бәйсез бәяләү нәтиҗәләре рәсми сайтта урнаштырылачак
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Казанлылар күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфатын бәяли ала. Мәктәпкәчә, гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен бәяләп булачак.
Учреждениеләр оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы, шул исәптән көтү вакыты; мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең ачыклыгы, ихтирамлылыгы; хезмәт күрсәтү шартлары белән канәгатьлелек; инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләрнең һәркем файдалана алырлык булуы кебек күрсәткечләр буенча бәяләнә.
Сораштыру сайтта үткәрелә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфатын – 20-нче августка кадәр, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре эшен 20-нче сентябрьгә кадәр бәяләргә була.
Сыйфатны бәйсез бәяләү нәтиҗәләре рәсми сайтта урнаштырылачак, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.