Почта хезмәткәрләре автомобиль хуҗасы өчен иң кулай шартларны сайлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Татарстанның почта бүлекчәләрендә ОСАГО полисын рәсмиләштерү хезмәте пәйда барлыкка килде. Почта хезмәткәрләре автомобиль хуҗасы өчен иң кулай шартларны сайлаячак.
Полисны рәсмиләштерү өчен документлар һәм мәгълүматларның стандарт җыелмасы кирәк булачак: иминиятче һәм автомобиль хуҗасының тулы исеме, паспорт мәгълүматлары, транспорт чарасы мәгълүматлары (марка, модель, теркәү номеры, техник характеристикалар), идарәгә кертелгән затларның машина йөртү таныклыклары, 3 елдан күбрәк йөрелгән автомобильнең диагностика картасы. Документлар төп нөсхәдә дә, күчермәләрдә дә, телефоннан фото рәвешендә дә тәкъдим ителергә мөмкин, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе - «Россия почтасы» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Компаниядә билгеләп үткәнчә, хезмәт зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен аеруча актуаль булачак. Почта бүлекчәләрендә кулланыла торган иминият компанияләре белән онлайн-хезмәттәшлек технологиясе автомобиль хуҗаларына ОСАГО полисын рәсмиләштерү өчен зур шәһәрләргә чыкмаска мөмкинлек бирәчәк.