В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көзге декада белән беррәттән “Изгелек агачы” акциясе дә дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Бүген, 4-нче октябрьдә, Россия почтасы язылуның көзге декадасын башлап җибәрде. 10 көн дәвамында (14-нче октябрьгә кадәр) басма матбугатка түбән бәядән язылырга мөмкин.
Моннан кала, язылу декадасы вакытында Россия почтасы үз каталогы буенча китереп бирү бәясен төшерә – федераль басмалар өчен 10%-ка һәм төбәктәге басмалар өчен 15%-ка кадәр, башка язылу агентлыклары каталоглары буенча – 5% һәм 10%-ларга. Басма матбугатка Россия почтасы бүлекләрендә, шулай ук сайтта һәм Viber мессенджеры ярдәмендә язылып була.
Көзге декада белән беррәттән “Изгелек агачы” акциясе дәвам итә, аның кысаларында теләге булган кешеләр аерым бер балалар йорты, интернат-йорт, ветераннар һәм картлар йортлары кебек социаль учреждениеләргә теләсә нинди басма яздырта алалар.