В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер юнәлешләр аларга ихтыяҗ аз булу сәбәпле ябылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). Популяр сервис “Халык контролендә” берничә үзгәреш булды. Кайбер юнәлешләр аларга ихтыяҗ аз булу сәбәпле ябылды.
“Хезмәт хокукларын, шул исәптән хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарның хокукларын бозу” категориясенә “соры” хезмәт хакы һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү турындагы сигналлардан кала, запастагы хәрби хезмәттән азат иткәннән соң 3 ай дәвамында эшкә алуга каршы килү турындагы гаризалар да биреп була.
“Файдалы казылмаларны законсыз алу” категориясе кысаларында файдалы казылмаларны санкцияләнмәгән урыннардан, шул исәптән су объектларыннан алу турында гаризалар кабул ителә. Моннан кала, сервис “бакчачылык коммерцияле булмаган оешмалары” темасы буенча да гаризалар кабул итә башлады. Бирегә бакча участокларында су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү, бакчаларга юллар төзү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итеп була.
Моннан кала, аларга ихтыяҗ аз булу сәбәпле “Стационар элемтә” һәм “Эшмәкәрләр хокукларын яклау” категорияләре ябылды. Шул ук вакытта ТР дәүләт хезмәтләре порталында “Бизнесны яклау” сервисы эшләп тора, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.