Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.06.2019, 14:04

Күпфункцияле үзәк офисларында казанлылар эшкуарлар сыйфатында бушлай теркәлә ала

5 ай эчендә күпфункцияле үзәкләрдә 11 меңнән артык Татарстанлы теркәлү узган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Татарстанның «Минем документларым» офисларында дәүләт пошлинасын түләмичә шәхси эшмәкәр һәм юридик зат буларак теркәлергә мөмкин. 5 ай эчендә күпфункцияле үзәкләрдә 11 меңнән артык Татарстанлы теркәлү узган.

Күпфункцияле үзәк аша шәхси эшмәкәр яки юридик затны теркәүгә салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү белән чагыштырганда күбрәк вакыт кирәк булачак, әмма бу күпкә отышлы һәм җайлы. Әйтик, Казанда бу хезмәтне салым хезмәтенең бер бүлеге генә күрсәтә, ә күпфункцияле үзәктә ул республиканың барлык 55 филиалларында да ачык. Моннан тыш, салым органына шәхси мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасы шәхси эшмәкәрләр өчен – 800 сум, юридик затлар өчен – 4 мең сум, шул ук вакытта күпфункцияле үзәкләрдә бушлай теркәлергә мөмкин.

«Акчасыз» теркәлүнең тагын бер варианты бар - документларны электрон рәвештә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Федераль салым хезмәте порталындагы шәхси кабинеттан файдаланып җибәрү, тик моның өчен цифрлы имза кирәк.

Күпфункцияле үзәктә шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлү өчен паспортның һәм гаризаның нотариаль расланган күчермәсен бирергә кирәк. Юридик затны теркәү өчен – нотариаль расланган гариза, юридик зат булу турында карар, гамәлгә кую документлары, чит ил юридик затлар реестрыннан өземтә. Салым хезмәткәрләре гариза бирүче барлык документларны тапшырмаган очракта (документларны дөрес тутырмаган яисә дөрес булмаган мәгълүматларны күрсәткән булса) теркәүдән баш тарта ала. Бу ситуациядә үз документлар пакетын тиешле рәвешкә китерергә һәм аны күпфнукцияле үзәккә 3 ай эчендә тапшырырга мөмкинлек бирелә, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

3 елдан артык эчендә хезмәттән республиканың 80 меңнән артык эшкуары файдаланган.

Барлык яңалыклар