Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2019, 10:30

Казанлылар ТР Милли музеена бушлай керә алачак

15.00 сәгатьтә туган көн торты белән чәй эчү планлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Бүген ТР Милли музее үзенең туган көнен билгеләп үтә. Казан халкы һәм кунаклары музейга бушлай керә, концерт тыңлый һәм торт белән сыйлана ала.

11.00 сәгатьтә кунакларны «Язгы вернисаж» концерт программасы, 13.00 сәгатьтә «Ренессанс» камера оркестрыннан «Ел фасыллары» музыкаль программасы көтә. 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион «Бүләк көннәре» – «Экспонатлар парады» хәйрия акциясенең ябылу тантанасы узачак, ә 15.00 сәгатьтә туган көн торты белән чәй эчү планлаштырылган.

Моннан тыш, көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм күргәзмәләр, «Мастерилка» иҗади остаханәсе, сувенир кибете, буфет, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар мәйданчыгы һәм Казан рәссамы Миля Нуруллинаның сәнгать студиясе эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музеенда.

 

Барлык яңалыклар

Казанлылар ТР Милли музеена бушлай керә алачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Бүген ТР Милли музее үзенең туган көнен билгеләп үтә. Казан халкы һәм кунаклары музейга бушлай керә, концерт тыңлый һәм торт белән сыйлана ала. </p> <p> 11.00 сәгатьтә кунакларны «Язгы вернисаж» концерт программасы, 13.00 сәгатьтә «Ренессанс» камера оркестрыннан «Ел фасыллары» музыкаль программасы көтә. 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион «Бүләк көннәре» – «Экспонатлар парады» хәйрия акциясенең ябылу тантанасы узачак, ә 15.00 сәгатьтә туган көн торты белән чәй эчү планлаштырылган. </p> <p> Моннан тыш, көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм күргәзмәләр, «Мастерилка» иҗади остаханәсе, сувенир кибете, буфет, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар мәйданчыгы һәм Казан рәссамы Миля Нуруллинаның сәнгать студиясе эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музеенда. </p> <p>   </p>