15.00 сәгатьтә туган көн торты белән чәй эчү планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Бүген ТР Милли музее үзенең туган көнен билгеләп үтә. Казан халкы һәм кунаклары музейга бушлай керә, концерт тыңлый һәм торт белән сыйлана ала.
11.00 сәгатьтә кунакларны «Язгы вернисаж» концерт программасы, 13.00 сәгатьтә «Ренессанс» камера оркестрыннан «Ел фасыллары» музыкаль программасы көтә. 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион «Бүләк көннәре» – «Экспонатлар парады» хәйрия акциясенең ябылу тантанасы узачак, ә 15.00 сәгатьтә туган көн торты белән чәй эчү планлаштырылган.
Моннан тыш, көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм күргәзмәләр, «Мастерилка» иҗади остаханәсе, сувенир кибете, буфет, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар мәйданчыгы һәм Казан рәссамы Миля Нуруллинаның сәнгать студиясе эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музеенда.