В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада 50 яшьтән узган казанлылар үзләрен чын модельләр итеп тоячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алинә Бережная). 3-нче декабрьдә Казанда икенче тапкыр «Өлкән буын матурлыгы подиумы» узачак – бер кичтә 50 яшьтән узган казанлылар үзләрен чын модельләр итеп тоячак. Хәзер проектта катнашучылар актив рәвештә бәйрәм кичәсенә әзерләнә: өс киемнәрен сайлыйлар, дефиле ясап карыйлар һәм тамашачыдан курыкмаска өйрәнәләр. Репетицияләрнең берсендә дефиле катнашучылары белән KZN.RU порталының хәбәрчесе дә аралашты.
Дефиле, подиум, брендлы киемнәр, матру итеп ясалган чәчләр - әлеге проектта барысы да чын мода күрсәтү кебек, катнашучыларга гына катгый таләпләр юк, төп шарт - 50 яшьтән өлкәнрәк булу. «Без моданың яшькә бәйле булмавын күрсәтергә телибез. Подиумга теләсә кайсы хатын-кыз чыгарга хокуклы – яше һәм параметрлары гомумән мөһим түгел», - дип сөйләде «Өлкән буын матурлыгы подиумы» проекты кураторы Екатерина Малютина.
Модалы күрсәтүдә катнашу өчен 80-нән артык хатын-кыз гариза биргән, әмма аларның 40-ы гына сайлап алынган. «Безгә катнашучыларның мотивациясе мөһим. Алар матур итеп подиум буенча гына үтәргә тиеш түгел, ә пенсионерларның аз хәрәкәтле һәм пессимистик булуы турындагы мифны да юкка чыгарырга тиешләр. Безнең барлык катнашучылар да актив тормыш позициясенә ия һәм матур, мода буенча йөрергә булырга телиләр», - дип аңлатты Е.Малютина.
Проектта катнашучыларның иң өлкәне - Нина Константиновна Быстрякова. 82 яшендә дә ул актив һәм энергияле. «Пенсия хөкем карары түгел», – дип саный Н.Быстрякова. Аның расписаниесендә – сәламәтләндерү физкультурасы, халык биюләре һәм бассейн. «Оптимизм, энергия, үз-үземә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт - мин әлеге принциплар буенча яшим, - дип озын гомерлелек сере белән уртаклаша Нина Константиновна. – Үз-үземә ачуланам, күп кенә әйберләргә җиңел карыйм һәм һәрчак яңалыкны белергә омтылам, мөгаен, шуңа күрә мин бу проектта катнашырга риза булганмындыр». Нина Константиновна үз-үзен карауга да вакыт таба. «Хатын-кыз булу – зур сәнгать, безнең ял көннәре гомумән булырга тиеш түгел», - дип көлә Нина Быстрякова.
Проектның тагын бер катнашучысы - Тамара Николаевна Земцова - озын гомерлелек сере белән уртаклашты. 80 яшендә ул актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә, дөрес туклану принципларына таяна, халык медицинасы белән мавыга. «Мин файдалы, сәламәт ризык кына ашыйм, күп су эчәм, акробатика һәм фитнес белән шөгыльләнәм», – дип сөйләде Тамара Николаевна. Ханым үзен пенсионер итеп хис итми, яшьлектәге кебек үк энергия, көче ташып тора. Тамара Николаевнаның тормышы вакыйгаларга бай – күп сәяхәт итә, чит телләр өйрәнә, мотоциклда йөри һәм социаль челтәрләрдә уй-фикерләре белән уртаклаша. «Яшьләрдән калышырга теләмим, минем өчен барысы да кызык, тормышны тулаем яратам», – дип аңлатты Тамара Земцова.
Проектта ир-атлар да катнаша. Камил Хәбибов әйтүенчә, конкурска хатыны аркасында килгән. «Хатыным узган подиумда модель буларак катнашкан иде, ул королева кебек йөрде һәм мин киләсе елда аның белән бергә һичшиксез катнашачакмын дигән карарга килдем. Бирегә шул рәвешле килеп эләктем», - дип сөйләде К.Хәбибов.
Булачак модельләрне подиум буенча дөрес йөрергә, ачык булырга профессионаллар өйрәтә. Дефилены өйрәтә торган Альбина Галиева «Өлкән буын матурлыгы подиумы» проекты катнашучыларга гына түгел, оештыручыларга да яңа офыклар ачуын билгеләп үтте. «Алар - иң рәхмәтле укучылар, күзләре шатлыктан янып тора. Үзем дә эштән бик канәгатьмен, алар мине рухландыра, яңа әйберләргә өйрәтә һәм үрнәк күрсәтәләр. Аларга профессиональ модельләр өчен программа бирәм, кыен булса да, алар аны сиздерми, бу аларның көчле якларын күсәтә дә инде», – дип сөйләде А.Галиева.