Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 431 бала тууы теркәлгән
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 431 бала (229 малай һәм 202 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 48. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 57. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 770 һәм 5400 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: София, Дарья, Полина, Тимур, Риана, Ралина, Егор, Аяз, Камилла.
Сирәк кушылган исемнәр: Сабрина, Амиль, Велизар, Фирая, Аким, Дамирә, Анисия, Николина, Эльза, Румиль.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 143 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 20 һәм 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 60 һәм 64 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.