В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста җиңүчеләр «Замбези елгасы»на бушлай бару мөмкинлегенә ия булачак.
Фото: instagram.com/kazanzoo1806/
Искәртеп узабыз, дүрт ата гепардны Казанга Франциянең Монпелье шәһәре зоопаркыннан алып килделәр. Абыйлы-энеле Чил, Комо, Куатро һәм Чука 2018 елның 29-нчы ноябрендә туган. Казан халкына конкурста катнашырга һәм экзотик мәчеләр өчен исемнәрнең үз вариантларын күрсәтергә тәкъдим ителде. Тавыш бирү барышында социаль челтәрләр кулланучылары гепардлар өчен яңа исемнәр сайлады - Нур, Канго, Дус һәм Каси.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта «Замбези елгасы» зоопаркында хайваннарның 40-тан артык төре яши - бегемот, крокодиллар, гамадриллар, тәвә кошлары, Мисыр челәннәре, пантер ташбакалары, Бразза мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дик-диклар, арысланнар, зәңгәр гну, лемурлар һәм башкалар. Күптән түгел генә монда шулай ук таҗлы торналар, кафер каргалары һәм Африка марабулары да урнашты.