Бөтен теләге булганнарны терапевт тикшерәчәк
Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә шимбә, 22 июньдә бушлай күчмә медицина тикшерүе оештырыла. Акция авыруларның башлангыч стадиясендә һәм аларның үсеш факторларын ачыклау өчен «Сәламәтлекне саклау» милли проекты буенча уздырыла.
Табиблар анкеталау үткәрәчәк, тән массасы индексын билгелиячәк, электрокардиограмма ясаячаклар, кандагы кислород дәрәҗәсен һәм эчке басым дәрәҗәсен үлчиячәкләр. Шулай ук казанлылар кан анализы нәтиҗәләрен дә ала алачак. Теләгән кешеләрнең барысын да 20 нче шәһәр поликлиникасы терапевты тикшерәчәк.
Шәһәр халкын 10:00 нан 17:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең беренче катында көтәчәкләр. Үзең белән паспортны алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсендә.