В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул ук көнне оешманың филиалларында да керү ирекле булачак
Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар 3 декабрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә алачак. Гадәттәгечә акция айның һәр сишәмбесендә уза.
Бу көнне килүчеләрне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Е.А.Боратынский музеенда, В.И.Ленин музей-музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Татар әдәбияты музеенда Шәриф Камал мемориаль фатирында, Каюм Насыйри музеенда, Муса Җәлил музеенда, Композитор Нәҗип Җиһанов музеенда, Л.Н.Толстой музеенда кабул итәчәкләр.
Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр республиканың Милли музее матбугат хезмәтендә.