В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РТ башкаласында яшәүчеләр шәһәр һәм республика көнен 30 нчы августта билгеләп үтәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Киләсе атнада Татарстанда яшәүчеләрнең өстәмә ял көне булачак. Бу Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Әйтик, 30 нчы август – эшләми торган бәйрәм көне. Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, 29 нчы августның эш көне бер сәгатькә кыскара, дип искә төшерә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
Шәһәр һәм республика көнендә Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны зур бәйрәм программасы көтә. Алар арасында Евгения Плющенко командасының боз тамашасы, Нокса яр буенда парк ачу, «Казан көзе» опера фестивале һәм башкалар бар.
30 нчы августта ТР башкаласының автобуслары һәм троллейбуслары көчәйтелгән режимда 23:30 га кадәр йөриячәк – маршрутларда күчмә состав һәм рейслар саны арттырылачак. Метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк.