В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышлана
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь). ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәгендә ачык ишекләр көне узачак. Казанлылар коммуналь түләүләр, торак законнары, капиталь ремонт һ.б. темаларга сораулар бирә алачак.
Халыкка Үзәк, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белгечләре консультация бирәчәк.
Ачык ишекләр көне 4 нче октябрьдә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак. Шәһәрлеләрне Лобачевский урамы, 10в адресы буенча көтәчәкләр.
Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 10 нчы октябрьгә кадәр шәһәрдә өлкән яшьтәге казанлылар өчен ярминкәләр, концерт программалары һәм башка күп нәрсәләр үткәрелә. Вакыйгаларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.